«Көймә»дәге тавык түше /Куриная нрудка в лодочке

Опубликовано: 07 Ноябрь 2024
на канале: Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
195
4

Кирәк
2 тавык түше / 2–3 помидор / 200 г каты сыр / 6 аш кашыгы кибет каймагы / бер тотам петрушка / 1–2 тырнак сарымсак / 2 аш кашыгы соя соусы / тәменчә тоз-борыч / пергамент кәгазе

Эш барышы
Тавык түше хуҗалыкныкы булса, аның тиресен салдырып, урталай бүләбез. Һәр кисәкне, китап ачкан кебек, яннан кисеп, тагын ике өлеш итәбез. Шулай итеп, бер түштән дүрт кисәк чыга. Гадәттә, кибеттә лотокларга куеп сатылган түшләр инде урталайга киселгән була, алар-ның һәрберсеннән икешәр кисәк чыгачак.

Кисәкләрне тактага тезеп, поли-этилен элпә белән каплыйбыз һәм махсус чүкеч белән суккалап, чак кына тапалыйбыз. Артыгын юкартырга кирәкми, бераз йомшарса, шул җитә.

Тапаган итнең ике ягына да тоз, борыч сибәбез. Кул белән ышкып, тәмләткечләрне иткә сеңдерәбез.

Барлык кисәкләрне бер савытка салып, соя соусын өстибез һәм итне 15 минут маринадлыйбыз.

Ул арада пергамент кәгазеннән «көймә»ләр ясыйк. Безнең тавык түше табынга да «көймәдә» килеш биреләчәк. Алар-ны ике катлы итеп ясау отышлырак. Баш-башларын конфет кәгазен бөргән кебек, бөреп кенә дә куярга мөмкин. Степ-лер белән беркетә аласыз. Пергамент урынына фольга да кулланырга була.

Каймакка ваклап туралган петрушка (петрушка яратмасагыз, укроп алыгыз), вак угычтан уылган сарымсак кушып, соус ясыйбыз.
«Көймә» төбенә маринадлаган тавык итен салабыз. Ит өстенә бер аш кашыгы каймаклы соусны ягабыз.

Помидорларны бик юка итми генә телемләп турап, ит өстенә тезәбез. Иң өскә эре угычтан уылган сыр түшәлә.

Тавыклы «көймә»ләр алдан ук 180 градуска кадәр кызган мичтә
30 минут пешә.

Теләгән кеше ит астына телемләп туралган бәрәңге дә түшәп калдыра ала. Болай тагын да туклыклырак була.

Итне «көймә»дән алмыйча гына, кайнар килеш табынга чыгарабыз. Өстен яшел аш тәмләткеч үләннәр белән бизәсәң, матуррак, бәйрәмчә күренә.

Видео: Анна Арахамия