Без Татарстанның атказанган артистлары Альбина һәм Рөстәм ГАЙЗУЛЛИННАРда кунакта бүген. Рөстәм уллары Рамазан һәм Нурсолтан белән бәйрәм хөрмәтенә әниләренә тәмле сюрприз әзерләмәкче.
Кирәк
700 г чамасы сөяксез ит / 2 телем ак ипи / 1-2 баш суган / 1 стакан сөт / 1 йомырка / 2 аш кашыгы сохари оны (панировочные сухари) / тәменчә тоз, борыч.
Эчлек өчен
2 йомырка / бер тотам яшел суган (яки петрушка) / 50 г атланмай / тәменчә тоз.
Эш барышы
Ит белән суганны иттарткычтан чыгарабыз. Ипине сөттә җебетеп, фаршка кушабыз. Тоз-борыч сибәбез.
Каты итеп пешкән ике йомырканы чистартып, вак итеп турыйбыз. Угычтан гына да уарга була.
Яшел суганны юып, ваклап турыйбыз. Яшел суган яратмасагыз, аның урынына петрушка кулланырга була.
Тирән савытка туралган йомырка белән яшел суганны салып, катнаштырабыз. Тәменчә тоз сибәбез. Эретелгән атланмай кушабыз.
Итне юеш тастымал өстенә юка итеп тигезләп җәябез. Җәем читенә буйдан-буйга эчлекне салып чыгабыз.
Тастымалның читен күтәреп, җәемне рулет сыман төрәбез. Рулетны пергамент кәгазе җәелгән коры табага күчерәбез.
Бер йомырканы савытка сытып, чәнечке белән яхшылап туглыйбыз. Тугланган йомырканы рулет өстенә пумала белән ягабыз.
Рулет кызарып пешсен өчен, өстенә ике аш кашыгы сохари оны сибәбез. Ит рулетын 200 градус кызулыктагы мичтә 40 минут пешерәбез.
Видео: Анна Арахамия