Яңа елга – тутырган тәкә Фаршированное баранье бедро

Опубликовано: 07 Ноябрь 2024
на канале: Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
113
1

«Аш-су» сәхифәбезнең бәйрәм кунагы Рөстәм ГАЛӘВЕТДИНОВ Яңа елга тутырган тәкә әзерләргә тәкъдим итә.

Кирәк
Бәрәннең арткы боты
2-3 йомырка
100 мл сөт
2 суган
1 кишер
1 баш сарымсак
ярты кузак кызыл әче борыч
1 аш кашыгы паприка
ярты чәй кашыгы кориандр орлыгы
ярты чәй кашыгы борчаклы кара борыч
1 аш кашыгы үсемлек мае
берничә ботак розмарин
1 аш кашыгын тутырмыйча тоз

Эш барышы
Маринад әзерлибез. Килегә паприка, кориандр орлыгы, кара борыч салып, яхшылап төябез. Аннары әче кызыл борыч, тоз, үсемлек мае өстәп, барысын бергә изәбез. Сарымсакны пресстан чыгарып кушабыз. Килегез булмаса, борыч белән кориандрның төелгәнен дә куллана аласыз.
Бәрән итен артык маеннан арындырабыз. Итнең калынрак җирен пычак белән сөяккә таба кыйгачлап кисеп кереп, тирән кесәләр ясыйбыз. Кесәләрнең төбеннән сыеклык акмаслык булсын. Кесә эченә маринадның бер өлешен сылыйбыз.
Иттән юнып алган майны вак кына турап, табада эретәбез. Сызыгын җыеп алабыз, ә маенда ваклап туралган бер баш суганны кыздырабыз. Йомыркаларны сытып, сөт, тәменчә тоз, кыздырылган суганны кушабыз һәм яхшылап туглыйбыз.
Сөт белән тугланган йомырканы аш кашыгы ярдәмендә кесәләргә берәм-берәм бүлеп салабыз. Кесә авызын энә-җеп белән тегеп куябыз. Һәр кесәне шул рәвешле тутырып бетергәннән соң, ит өстенә калган маринадны ягабыз.
Маринад яхшырак сеңсен өчен, фольгага яки пергамент кәгазенә төреп, итне ике сәгатькә салкынча урында тотсаң яхшы. Ит сыярлык зур форма яки таба төбенә фольга җәеп, кишер белән суган түшибез. Яшелчәләр өстенә әзер ботны куябыз, янына ике тармак розмарин салып калдырабыз – ул бәрән итенә үзенчәлекле тәм бирәчәк.
Итне фольга белән каплап, 180 градуслы мичкә ике сәгатькә куябыз. Таба төбенә ярты стакан су салабыз. Пешеп җитәрәк, фольганы алып, итнең өстен кызартабыз. Бүленеп чыккан маен сибеп җибәрсәң, ул бигрәк тә матур булып кызара. Борынгы рецепт буенча, итне башта шулпада пешергәннәр, аннары гына мичтә кызартып алганнар.
Тутырган тәкәне мичтән алып, бераз гына суынганын көтәбез. Табынга аны телемләп турап чыгарабыз.
Кадерле дуслар, сезне Яңа ел белән котлыйбыз! 2024 ел барыбыз өчен дә уңышлы ел булсын!

Мастер-класс от гостя рубрики Рустама Галяветдинова.
Инградиенты
Бедро ягненка
2-3 яйца
100 мл молока
2 луковицы
1 морковь
1 головка чеснока
Половина стручка горького перца
1 столовая ложка паприки
половина чайной ложки семян кориандра
половина чайной ложки черного перца горошком
1 столовая ложка растительного масла
несколько веточек розмарина
1 неполная столовая ложка соли

Порядок работы
Готовим маринад. В ступку кладем перец, семена кориандра, черный перец и хорошо растираем. Затем добавляем горький перец, соль, растительное масло и растираем все вместе. Туда же выдавливаем через пресс чеснок. Можно использовать молотый перец и кориандр.
Баранину очищаем от лишнего жира. Более толстую часть мяса разрезаем ножом по направлению к кости и делаем глубокие надрезы – своеобразные карманы. Смажьте получившийся «карман» частью маринада. Отрезанный от мяса жир мелко нарезаем и растапливаем на сковороде. Убрав шкварчики, обжариваем одну мелко нарезанную луковицу.
Яйца взбиваем, добавляем молоко, соль по вкусу, обжаренный лук и хорошо перемешиваем.
Полученную массу столовой ложкой заливаем в «карманы» и зашиваем его иглой и ниткой.
После того, как каждый «кармашек» будет заполнен таким образом, обмазываем мясо оставшимся маринадом.
Чтобы маринад лучше впитался, лучше завернуть мясо в фольгу или пергаментную бумагу и оставить в прохладном месте на два часа.
На дно большой формы или сковороды выкладываем фольгу, на нее – морковь и лук. Поверх овощей кладем бедро, сверху кладем две веточки розмарина – это придаст баранине особый вкус. Мясо накрываем фольгой и ставим в духовку на 180 градусов на два часа. На дно наливаем полстакана воды. Чтобы мясо подрумянилось, незадолго до готовности убрать с мяса фольгу. Можно сбрызнуть выделившимся соком. (По старинному рецепту мясо сначала варили в бульоне, а потом обжаривали в духовке.)
Достаем фаршированное баранье бедро из духовки и ждем, пока оно немного остынет. К столу подаем, порезав на ломтики.

Видео: Анна Арахамия