Елгыр

Опубликовано: 06 Ноябрь 2024
на канале: Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
191
6

Бу ризыкны республикабызның төрле районнарында төрлечә атыйлар. Кайда – пилмән, кайда «вареники», диләр. Эчлеге дә төрлечә ясала – бәрәңгедән, эремчектән, чиядән... «Аш-су» сәхифәбезнең кунагы Нурфия ЗАКИРОВА елгырны борынгы рецепт белән, киндер орлыгыннан әзерли. «Татар ядкарьләре» каналы хезмәткәре буларак, онытылып баручы рецептларыбызны барлап, аларны табыннарыбызга кире кайтару өчен тырыша ул.

Это блюдо в разных районах республики называют по-разному. Пильмени, вареники... Начинка тоже бывает разной: из картошки, творога, вишни... Нурия ЗАКИРОВА готовит елгыр по старинному рецепту из конопляных семян.

Кирәк
(камыр өчен) / 1 йомырка / 3 аш кашыгы кайнаган салкын су / тәменчә тоз / 200 г чамасы он.

Эчлек өчен / 3–4 эре бәрәңге / 3–4 аш кашыгы киндер орлыгы / 100 г кайнар сөт / 50 г атланмай / тәменчә тоз-борыч.

Эш барышы
Тирән эчле савытка он иләп, уртасын чокырлыйбыз. Шунда йомырка сытабыз, су салабыз, тоз өстибез һәм токмач камырыннан бераз гына йомшаграк камыр басабыз.
Киндер орлыгын коры табага салып, 1–2 сәгать мичтә киптерәбез. Температура артык кызу кирәкми, 90–100 градус җитә. Кипкән орлыкны килегә салып төябез. Киле урынына кофетарткыч куллана аласыз. Төелгән орлыкны иләк аша илибез.
Бәрәңгене әрчеп, тозлы суда пешереп алабыз. Пешкәч, суын түгеп, төябез. Кайнар сөт, эрегән атланмай салып, борыч сибәбез.
Әзер бәрәңге боламыгына иләнгән киндер орлыгын кушып болгатабыз.
Киндер орлыгын күбрәк яки кимрәк тә куша аласыз.
Камырны икегә бүлеп, һәр өлешне уклау белән тәгәрәтеп җәябез. Артык юкартырга кирәкми. Җәемне диаметры 6–7 см булган түгәрәкләргә кисәбез. Моның өчен юка кырлы стакан кулай.
Һәр түгәрәк уртасына 2 чәй кашыгы эчлек салып чыгабыз. Камырны урталай бөкләп, кырыйларын чеметеп ябыштырабыз, матурлап бөрәбез. Елгырның ике очы тоташтырылмый, ярымай рәвешендә кала.
Елгырларны кайнап торган тозлы суга салып пешерәбез. Ул тиз пешә, өскә калкып чыккач, 3–5 минуттан тишекле чүмеч белән сөзеп алабыз. Бер-берсенә ябышмасын өчен, эретелгән атланмай сибәбез. Елгырны табынга каймак яки катык белән кайнар килеш бирәбез.

Фото һәм видео: Анна Арахамия