...Армиядән кайтып, хисапчы булып эшкә урнашкан Фоат исемле егет авылларындагы тыйнак һәм үтә чибәр Фатыйма исемле кызны яратып йөри. Вакыт-вакыт очрашып та алалар. Фоатның нияте җитди: өйләнергә кирәк! Әмма әнисе белән генә яшәүче төпчек кыз Фатыйма каты тора, очрашкан саен: «Мин кияүгә чыкмыйм!» дип каршы төшә. Кызның әнисе – Рабига апа янына да кереп сөйләшеп чыга егет. Әнисе дә «Бирмим!» дигән була. «Бирмәсәгез, урлыйм!» дип чыгып китә ул. Һәм... егет сүзе бер була, диләрме әле?! Икенче көнне кич клубтан кайтканда Фатыйманы урлап алып кайтып та китә Фоат. Әлеге видео – Зәйнуллиннар гаиләсе турында.
...Отсуживший в армии Фоат влюбляется в скромную и очень красивую деревенскую девушку Фатиму. У Фоата самые серьезные намерения – надо жениться! Но Фатима – младшая дочь у матери, при каждй встрече упрямо твердит: «Я замуж не выйду!» Фоат решает поговрить с матерью – Рабигой апой. Мать тоже стоит на своем: «Не отдам!» Фоат уходит со словами: «Если не отдадите, украду!» Слово мужчины... На следующий день вечером, возвращаясь из клуба, он похищает возвращающуюся из клуба Фатиму. Это видео о счастливой семье Зайнуллиных.
Видео: Рушан Хәялиев