Кул буена килсэн иде. Голшат Зэйнашева сузлэре, Зиннур Гыйбадуллин кое.

Опубликовано: 27 Январь 2025
на канале: Mingazov Azgam
795
24

#матуркойлэр#татарскаямузыка#татарчакойлэр#гармундауйнау#душевныемелодии#mingazovazgam Мингазов Азгам гармунда уйный./ Кул буена килсэн иде. Голшат Зэйнашева сузлэре, Зиннур Гыйбадуллин кое.

Ялгыз үскән бер төнбоек
Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына,
Сине юксына.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Ялгыз төнбоек шикелле
Юксынам сине.

Бөдрә таллар яшел ефәк
Күлмәген көйгән.
Таллар да, никтер моңаеп,
Башларын игән.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Башын игән тал шикелле
Юксынам сине.

Кыр үрдәкләре кычкыра
Куе камышта.
Зифа буйлы камышлар да
Төшкән сагышка.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Зифа камышларга карап,
Юксынам сине.