#Уфйөрәгем#гармоньтульская#music#играйгармонь#татарчакойлэр
Мой канал на Дзен- https://dzen.ru/id/62ecebee2364241a92...
Мингазов Азгам гармунда уйный./ Уф, йөрәгем! Татар халык жыры.
Җиделе лампа, бишле куык
Ватылды, җиргә төште, шул;
Уф, йөрәгем, су бирегез,
Иркәм исемә төште.
Яңа өемнең түрләренә
Элеп куйдым тастымал, шул;
Уф, йөрәгем, су сибегез,
Ут кабуы ихтимал.
Иртә торып тышка чыксам,
Фонтаннардан су алам, шул;
Уф, йөрәгем, сүндерегез,
Синең утларда янам.
Урман буйларында йөргән
Чакларны сагынырсың, шул;
Уф, йөрәгем, килмә якын,
Утына кабынырсың.