#туйжыры#гармонист#музыка#бэйрэм#татарчакойлэр
Мой канал на Дзен- https://dzen.ru/mingazovazgam
Для тех, кто хочет выразить благодарность:
(Сбер) 408 178 107 6200 596 1316
Мингазов Азгам гармунда уйный./ Туй жыры. Шамил Кашапов көе, Саҗидә Сөләйманова сүзләре.
Ай-кояш йөзләре,
Кояшлы көзләре…
Табышкан, кавышкан
Пар былбыл үзләре.
Карлыгачкаем ла,
Сандугачкаем ла;
Сайратыр, ай, матур
Яр булгач янында.
Талчыбык билләре,
Бал кебек телләре;
Гөрләшкән, серләшкән
Пар былбыл үзләре.
Әйдер генәем,
Бәйдер генәем,
Юл булмый, туй булмый
Теләкләр теләми.
Бер генә дигәне —
Юктыр ла тиңнәре…
Уң булсын, гөл булсын
Бәхетле көннәре.
Аллары, гөлләре,
Гөлбакча илләре.
Уң булсын, гөл булсын,
Бер булсын серләре.